Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Апасның теш табиблары тәҗрибә уртаклашты

Апас үзәк район хастаханәсендә Тәтешнең теш табиблары белән берлектә күчмә укулар узды.

(11 февраль, “Апастово-информ”).

  Ул «стоматолог-терапевт кабул итүдә онкологик саклык» темасына багышланды. Укуларны табиб-стоматолог-терапевт, медицина фәннәре докторы, профессор Мөхәммәтҗанова Любовь Рөстәм кызы үткәрде.

  Ул стоматоскоп белән ничек эшләргә икәнен күрсәтте, стоматология өлкәсендә онкологик авыруларны иртә диагностикалауның мөһимлеген ассызыклады. Профессор клиник мисалларга аерым игътибар бирде, семинарда катнашучыларга авыз куышлыгында яман шеш барлыгын күрсәтүче билгеләрне яхшырак аңларга мөмкинлек бирде.
  АФС-стоматоскопия мәҗбүри медицина иминияте системасында (ММИ) дәүләт гарантияләре программасына халык өчен диспансерлаштыру методын кертүнең төп юнәлешләреннән берсе булган онкологик авыруларны актив ачыклау максатында кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев