Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Апаста физик мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр өчен һөнәр үзләштерү мөмкинлеге булдырылды

Аграр көллияттә “Пешекче” белгечлеге буенча махсус укулар оештырылды.

(2 декабрь, “Апастово-информ”).

  Соңгы елларда аграр көллият бинасы зур үзгәреш кичерде. Биредә күләмле төзекләндерү эшләре алып барылды. Аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигмәтҗанов билгеләп үткәнчә, хәзер биредә барысы да яңа, заманча, һөнәр үзләштерүче яшүсмерләр өчен шартлар һәм мөмкинлекләр дә күп. Барыннан да бигрәк сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрнең мәнфәгатьләре дә кайгыртылган. Алар өчен “Пешекче” белгечлеге буенча махсус курс ачылган. Бүгенге көндә әлеге юнәлештә 10 егет һәм кыз һөнәр үзләштерә.
“Студентларыбыз бик теләп йөриләр. Зур кызыксыну белән белем алалар. Шулай ук мәдәни, җәмәгать чараларында да бик теләп катнашалар. Төрле кондитер ризыклары да пешереп карыйлар. Инде остарып та киләләр”, - ди укытучылары Ландыш Гафурова.
  Инвалидлар декадасы уңаеннан, аграр көллияттә һөнәр үзләштерүче мөмкинлекләре чикле егет-кызлар янында республика кунаклары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Гөлнара Шаһиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина булды. Алар яшүсмерләр белән аралашып, белем алулары белән кызыксындылар, яратып башкарган шөгыльләрен дә күрделәр.
“Бүгенге көндә балаларга һөнәр үзләштерергә, тормышта үз юлларын табарга булышу, мөмкинлекләр тудыру – бик зур эш. Чөнки барлык кешеләр дә югары белемле, фән кандидаты, пофессор да була алмый. Ә эшче кеше һәр җирдә кирәк. Сәламәтлеге чикле балаларга һөнәр үзләштерү мөмкинлеге булдырылу – икеләтә сөенеч”, - дип билгеләп үтте республиканың балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина.
  Кунакка килгән әти-әниләр дә сөенечләрен яшермәде. Алар өчен ачык дәрес оештырылды. Балаларга район җитәкчелеге исеменнән күчтәнәчләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев