Апаста күчмә мобиль поликлиника эшли
Ул районыбыз авылларында пациентлары кабул итә.
(17 март, “Апастово-информ”).
Районыбызда флюорография һәм маммография составында мобиль комплекс эшли башлады. Күчмә поликлиника Азбаба, Шыгай авылларында, Каратун станциясендә пациентларны кабул итеп өлгерде инде. Якын көннәрдә ул Ындырчы, Дәүләки, Кызыл Тау, Урта Балтай, Чирмешән, Иске Борнаш, Свияжный поселогы, Иске Йомралы, Зур Болгаер, Әлмәндәр, Чүрибураш авылларында булачак.
Күчмә мобиль поликлиника авыл җирендә яшәүче барлык халыкка медицина тикшерелүе үтәргә мөмкинлек бирү максатыннан оештырылган проект. Әлеге хезмәт түләүсез күрсәтелә. Халыкка вакытында табибларга күренү, киңәшләшү һәм дәва алу өчен бик уңайлы. Бары тик участок табибыннан юллама гына кирәк. Бу хакта район үзәк хастаханәсеннән хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев