Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Блогер, режиссер, табиб ничек тукланырга тиеш?

Симерүне 21 гасырның йогышлы булмаган пандемиясе дип атыйлар. Тазаруга китерә торган төп фактор – туклану рационына җавапсыз караш.

  Бүген артык тән массасына ия кешеләрнең яшәрүе күзәтелә. Еш кына симерү 15-17 яшьлек балаларда ачыклана. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча ел саен тәүге ачыкланган симерү очраклары күбәя. Педиатрлар әйтүенчә, таза балалар еш кына психологик яктан кыенлыклар кичерә – артык борчылучан була, депрессиягә бирелә, үз-үзләрен түбән бәяли.

  - Замана укучысының тән авырлыгы арта. Ә симерү ул – тышкы кыяфәт җитешсезлеге генә түгел, ә куркыныч авырулар: артериаль гипертония, дислипидемия, шикәр диабеты үсеше өчен җирлек. Ата-аналар поликлиникага мөрәҗәгать итеп, диспансеризация үтәргә һәм баланың тән авырлыгы индексы югары булу-булмавын билгеләргә мөмкин. Аннары белгечләр бергәләп эшкә керешә, ә артык тән массасы, хроник йогышлы булмаган авырулар китереп чыгаруда  куркыныч факторы буларак, контрольгә алына, - ди Терапия һәм профилактик медицина фәнни-тикшеренү үзәге директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми табиблык практикасы буенча штаттан тыш баш белгеч Оксана Драпкина.

  1 июльдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Илкүләм өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасы сәламәт туклануны популярлаштыруга һәм балалар арасында симерүне кисәтүгә юнәлдерелгән платформа эшләтеп җибәргән. Мәгълүм булганча, яшүсмерләр ультиматив таләпләр һәм авторитар тәкъдимнәрне кабул итми. Нәкъ менә шуңа күрә бу мәйданчык уйлану өчен азык бирә һәм уен рәвешендә дөрес туклануны сайларга ярдәм итә. Уйлап табучылар сәламәт туклану сайлаган һөнәрдә үсәргә һәм карьера биеклекләренә ирешергә ярдәм итүен күрсәтергә тели.

  - Росстат мәгълүматлары буенча, симерү очракларының иң зур үсеше 15-17 яшь төркемендә күзәтелә. Табиблар пациентларның 90 процентында артык тән массасы кирәгеннән күбрәк ашау һәм сәламәт булмаган яшәү рәвеше нәтиҗәсе дип саный. Без сәламәт яшәү рәвеше принциплары һәм «Мин кем булырга телим?»дигән яшүсмерләр өчен актуаль сорау арасында бәйләнеш табарга булдык. Үз эшеңнең остасы булыр өчен, сәламәтлекне саклау турында онытмаска кирәк. Дөрес туклану – көч бирә, хәтерне яхшырта, кәефне күтәрә торган ышанычлы нигез. Яшүсмерләр национальныепроекты.рф/думайчтоешь порталында төрле һөнәр иясе булып карый ала. Аңа карьера баскычы буенча күтәрелергә ярдәм итә торган туклану буенча киңәшләр биреләчәк, - дип билгеләп үтә «Илкүләм өстенлекләр» оешмасы генераль директоры София Малявина.

  Порталда хәзерге укучылар өстенлек биргән һөнәрләр тәкъдим ителә: блогер, режиссер, табиб, галим, биотехнолог, уеннар эшләүче һәм башкалар. Һәр һөнәрнең үз үзенчәлекләре бар: табиб өчен иммунитетны саклау мөһим, режиссерга бирелеп эшләргә кирәк, ә галимгә яңа ачышлар өчен үзсүзлелек таләп ителә. Бу күнекмәләрне үстерергә сәламәт туклану ярдәм итә. Яшүсмерләр ризыкның нинди сыйфатларга ия булуын белә ала, шулай ук артык тән массасыннан  арынырга ярдәм итүче табиблар белән таныша. 

Тазалык белән бәйле фактлар:
-    Европада симерүдән өлкәннәрнең 15-25 проценты интегә. 
-    Соңгы вакытта бөтен дөньяда балалар һәм яшүсмерләр арасында симерү очраклары арта: яшүсмерләрнең 25 проценттан күбрәге артык тән авырлыгына ия, ә 15 процентында симерү күзәтелә. 
-    Балачакта күзәтелгән артык тән массасы олылар арасында симерүнең мөһим факторы булып тора: 6 яшьтә артык авырлыгы күзәтелгән балаларның 50 проценты өлкән яшьтә дә таза була.
-    Аз гына артык тән массасы булу уртача гомер озынлыгын 3-5 елга киметә, артык таза кешеләр 15 елга кадәр азрак яши. Өч очракның икесендә кешенең үлеме май алмашы бозылу һәм симерү белән бәйле авырулар белән бәйле.

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/bloger-rezisser-tabib-nicek-tuklanyrga-ties

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/molodaa-blondinka-dovol-no-ulybausaasa-zensina-naslazdausaasa-vkusnym-zdorovym-pozdnim-zavtrakom-s-lososem-tostom-s-avokado-kapucino-limonadom-i-desertom-elegantnym-naradom-legkim-neobycnym-inter-erom_9855639.htm#fromView=search&page=1&position=18&uuid=b749af39-be80-4261-b133-9901f2459689

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев