Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чәйгә алма салырга кирәкме?

Сез бу хакта ни уйлысыз? Чәйне ничек эчәсез?

Безнең әбиләр юкка гына алмалы чәй эчми.
Кайнар чәйгә алма салганнан соң, андагы С витамины гына югала икән. В, Р, А, Е витаминнары, башка микроэлементлар, пектин исә шул ук күләмдә чәйгә чыга.
Алманы яшел чәйгә дә, карасына да салырга була. Шулай ук аның янына әфлисун, лимон, мандарин, бөтнек, бал, гөлҗимеш, дарчин, канәфер, түгәрәк кара борыч өстәргә мөмкин.
Алмалы чәйне ничек әзерләргәме? Кайнап торган суга барлык әйберләрне салып, 10-15 минут кайнатасың да витаминлы чәй әзер.
Кыш буе үз бакчагызның алмасын чәйгә салып эчәсегез килсә, аны көздән киптереп куярга да була.
Алмалы чәй файдалы! Рәхәтләнеп эчегез!
Сез алмалы чәй яратасызмы?

Реклама

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-10-08/ch-yg-alma-salyrga-kir-kme-2982140?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев