Яңа ел ялларында Апас хастаханәсе ничек эшли?
Бәйрәм көннәрендә, табиб ярдәменә мохтаҗ булган райондашлар өчен район үзәк хастаханәсе эш көннәрен хәбәр итте.
(1 январь, «Апастово-информ»)
Хастаханәдә 2, 5, 8, 10 гыйнвар көннәрендә төшкә кадәр 8.00-12.00 сәгатьләрдә эшли.
- Гомуми практика табибы, шәфкать туташы, хирург, хирургия кабинеты шәфкать туташы, табиб гинеколог, педиатр, лаборатория, рентген кабинет, процедура кабинеты, регистратура, теш табиблары, шәфкать туташлары, УЗИ табибы, шәфкать туташы кизү тора.
Стационар медицина ярдәме барлык Яңа ел ялы көннәрендә дәвамында тәүлек буе тулы күләмдә күрсәтелә.
Кискен авыру очракларында ашыгыч медицина ярдәмен 03 (кәрәзле телефоннан 103) телефоны аша чакырырга кирәк яки “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә мөрәҗәгать итегез Хастаханәнең кабул итү бүлеге, “Ашыгыч ярдәм” тәүлек буе эшлиләр. 12 гыйнвардан хастаханә гомуми режимда кабул итә, - дип хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев