Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Инфекционист коронавирусның киләсе дулкыны кайчан булачагын әйтте

Мәскәүдә COVID-19 белән авыручылар саны стабильләшкән.

Авыруның киләсе дулкыны ноябрь ахырында көтелә. Бу хакта «РИА новости»га инфекционист Николай Малышев хәбәр иткән.

«Хәзер бер урында торабыз, соңгы вакыттагы күрсәткечләр бер үк төрле. Хәлләр тотрыклы. Ноябрь ахыры, декабрь башында респиратор авыруларның һәм коронавирус инфекциясенең дә арту ихтималы бар», – ди Малышев.

Узган тәүлектә Мәскәүдә коронавирус инфекциясе йоктыруның 4946 очрагы теркәлгән, 30 кеше үлгән.

Татарстанда 942 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/infekcionist-koronavirusnyn-kilase-dulkyny-kaican-bulacagyn-aitte-5860003

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев