Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Каратунда М. Н.Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль медицина комплексы эшли

Медикларның төп бурычы-җирле халыкка диспансеризация уздыру.

(1 апрель, “Апастово-информ”).

  Медицина ярдәме «Дәвамлы һәм актив тормыш»милли проекты буенча күрсәтелә. Мондый профилактик чаралар авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм аларны вакытында дәвалый башларга ярдәм итә. Район хастаханәсе хәбәренә караганда, узган атнада мобиль поликлиника Югары Ындырчы торак пунктында эшләгән. Белгечләр 198 пациентны кабул иткәннәр.
“Мобиль поиклиника” күчмә комплексы районга 23 мартта килде. Ул 5 атна дәвамында эшлиячәк. Агымдагы атнада Каратун станциясендә халыкны кабул итәчәк. Киләсе атналарда исә Урта Балтай, Чирмешән һәм Шонгаты авылларына киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев