Сәламәтлек

Казанның 7 нче хастаханәсендә беренче тапкыр тез буыннарын робот ярдәмендә алыштырганнар

Бу хакта» Татар-информ » га медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  Сеченов университеты профессоры Андрей Грицюк технологияне өйрәтү өчен 7 нче номерлы Дәүләт клиник хастаханәсенә килгән. Ул роботта күрсәтмә операция үткәрде. Бер көннән соң шундый ук операцияне хастаханәнең Алексей Лобанов җитәкчелегендә өченче травматология бүлеге табиблары үткәрделәр. Алар тез буыннарын робот-ассистентлы эндопротезлауны башкардылар.


Нет комментариев