Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Көнләшмәгез!

Көнләшүнең ике төрле булуы ачыкланган.

Нильс ван де Вен, Тилбург университеты психологы (Нидерланд), көнләшүнең ике тасвирланышы бар дип саный.
Берсе - йомшак, кеше икенче берәүнең булган әйбереннән (уңышыннан) көнләшеп, борчылса да, аның кичерешләре соклану белән чиктәш. Аны уңай мотивация — яхшырак булу, охшаш нәтиҗәгә ирешергә тырышу яисә аны узып китү теләге озата бара.

Икенчесе – катгый, көнләшкән кешедә көнләшү объектының булганын тартып алу теләге туа, ул көнләшкән кешесенең бәхетсезлегеннән шатлык хисләре кичерә. Кайбер тикшеренүчеләр моны чын көнләшү (яман шеш кебек) дип саный.

Әмма психолог шуны раслый: ике көнләшү дә яхшыруга мотивация тууны берләштерә.

Хезмәт коллективында психологлар көнләшүне тискәре бәяли. Бу хис хезмәттәшләргә карата дошманлыкка, агрессияләргә китерә, дип саный.
Үз-үзләрен түбән бәяләгән кешеләрдә көнләшү депрессия китереп чыгарырга мөмкин.

Көнләшүдән сак булыгыз! Булганына шөкер итеп яши белергә кирәк. Тормышының барлык ягы да идеаль кеше юк ул. Шулай күренергә генә мөмкин. Бәлки, әле кемдер үзегездән көнләшәдер...

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-10-07/k-nl-shm-gez-2981673

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев