Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

“Күңелле зарядка” кәефләрне күтәрде

Апас үзәк ял паркында олысы-кечесе зарядка ясады, уеннарда катнашты.

(9 июль, “Апастово-информ”).

  Әлеге чара “Татарстанда җәй” проекты кысаларында узды. Аның максаты - спорт белән ялны берләштерү, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Акцияне районның “Рассвет” социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәге оештырды.
Паркка зарядка ясарга балалары һәм оныклары белән социаль хезмәткәрләр, социаль хезмәт алучылар, пенсионерлар килгән иде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин проект белән таныштырып, һәркемгә күтәренке кәеф, сәламәтлек теләде.
Музыка астында зарядка ясап, күңелле эстафеталарда катнашып, һәркем үзенә көне буена җитәрлек энергия алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев