Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Лимон суты ябыктыра

Аны дөрес итеп эчә белергә кирәк.

Зифа буй-сынлы булу өчен лимонлы су белән дуслашырга кирәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, лимонлы су матдәләр алмашын яхшырта. Ябыгу өчен 1 стакан җылы суга ярты лимон суты сыгарга, шуны көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Бал кушарга да ярый. Аны ач карынга эчү файдалы.

Моннан тыш, лимон С витаминына бай. Анда А, В, Р витаминнары күп. Ул иммунитетны ныгыта, С витамины грипп һәм салкын тиюдән саклый, ашкайнату эшчәнлеген җайга сала, эч күпкәндә, паразитлар булганда да файдасы бар. Бөерләр эшчәнлеген яхшырта, бәвелне, үт суын куа, токсиннарны чыгара, канны, бавырны чистарта. Лимон суы организмда лайланы киметә, шуңа аның астма, бронхит авыруларыннан да файдасы исбатланган.

Әмма лимон сутын чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Ул теш эмален какшата. Шуңа күрә лимон суты эчкәннән соң авызны чайкату хәерле. Аны көнгә 1 стаканнан да артык эчәргә ярамый. Сару кайнау, ашказаны-эчәк чирләре булганда да лимон суты эчәр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-06-25/limon-suty-yabyktyra-3822889

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/vid-sverkhu-ruki-szimaa-limon_8223605.htm#fromView=search&page=1&position=24&uuid=b43f043f-d00e-4c65-a841-e5c60609b3d5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев