Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Министрлык исерткеч эчемлекләргә бәйлелеге булган россиялеләр санын атады

Былтыр Россиядә исеркеч эчемлекләргә бәйлелеге булган 1,2 миллионга якын кеше исәпләнгән.

Россиянең сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай шундый саннар китерде. Аның фикеренчә, бу «гаять зур» сан. «Российская газета» шул турыда яза.

Ведомство статистикасы буенча, үлүчеләрнең якынча 70 проценты бавыр циррозыннан, 60 проценты кардиомиопатиядән, 50 проценты панкреатиттан вафат була. Бу чирләр алкоголь куллану нәтиҗәсендә килеп чыга. Хезмәткә сәләтле яшьтә исерткеч эчемлекләр ешрак үлем белән күзаллана, дип яза «Интерфакс» Салагайның сүзләрен.

Хәбәр ителгән статистикага карамастан, 2008 ел белән чагыштырганда илдә эчкечеләр саны кими бара: соңгы 13 елда бер кеше исәбенә туры килгән спиртлы эчемлекләр куллану күләме 40 процентка кимегән. Социологик сораштырулар күрсәтүенчә, Россиядә яшәүчеләрнең 60 проценттан артыгы эчми, яисә эчүдән туктаган яки хәмерне сирәгрәк эчә башлаган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ministrlyk-isertkec-ecemleklarga-bailelege-bulgan-rossiyalelar-sanyn-atady-5859697

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев