Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Муен авыртканнан иң яхшы күнегү нинди?

Табиб-массажист Рафаэль Баһаветдинов муен авыртуын һәм муендагы киеренкелекне киметергә ярдәм итә торган гади күнегүне атады. Бу хакта «Men Today» хәбәр итә.

 Баһаветдинов, күнегүне эш урынында утырып эшләргә була, дип аңлата. «Калак сөякләрен җыегыз. Иңбашларыгызны күтәрегез, ләкин муеныгызны тартмагыз. Шул хәлдә 1 генә минутка тоткарланып торыгыз. Җилкәләрегезне йомшартыгыз», – дип киңәш бирә ул.

Табиб, күнегүне эшләү җиңел түгел, дип кисәтә. «Әмма бу күнегү сезгә чыннан да ял итәргә булышачак. Моның өчен иңбашларыгыз белән түгәрәк ясарга һәм башыгызны төрле якка авыштырырга кирәк», – дип өсти массажист.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/tabib-muen-avyrtkannar-in-yaxsy-kunegune-atady-5871722

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/closeup-shot-female-having-neck-pain_11207208.htm#fromView=search&page=1&position=46&uuid=98a4ffa7-1ae8-4f28-b58e-7973c7e07b6b&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев