Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ничек икән?

Бала мөстәкыйль рәвештә медицина ярдәме сорап поликлиникага мөрәҗәгать итә аламы?

  Газета укучыбыз соравына мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондының Буа филиалы җитәкчесе Илсур Гарипов җавап бирә:
"Россия Федерациясендә халыкның сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы Федераль законга нигезләнеп, медицинада ата-аналарның берсе яки бүтән законлы вәкил тарафыннан әлеге 47 статьясының 5 өлешендә һәм 54 статьясының 2 өлешендә билгеләнгән яшькә җитмәгән затларга карата имзалана торган мәгълүматлы ирекле ризалык бирү тора. Закон нигезендә, эшкә сәләтсез дип танылган кешеләргә карата да әлеге шарт каралган.
15 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаган затлар, әлеге Федераль законның 54 статьясының 2 өлеше нигезендә, медицина ярдәменә яки аннан баш тартуга ирекле рәвештә рөхсәт алырга хокуклы.
Димәк, 15 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарга ата-аналарның берсе яки законлы вәкиле булмаса, табибка үз-үзеңнән бару рөхсәт ителми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев