Район табиблары Яңа ел ялларында сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә
Бәйрәм – күңелле яллары белән бергә, күңелсезлекләр дә тудырырга мөмкин.
(31 декабрь, “Апастово-информ”).
Район хастаханәсе табибы Гөлсинә Гайнуллина Яңа ел кичендә һәм ялларында сәламәтлек турында онытмаска чакыра.
“Яңа ел кичендә табынга иртәрәк утырыгыз. Чөнки ашаган ризыклар яхшырак үзләштерелер, иртән ашказаныгызда авырлык хисе тоеп уянмассыз. Шулай ук ашар алдыннан баштан ук берәр стакан су эчеп куегыз, җиләк-җимеш капкалагыз яки берәр җиңелчә салат ашагыз. Бәйрәм табынында җиңел салатларга да, җиңел кайнар ризыкларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Салатлар әзерләгәндә майонез урынына үзегез әзерләгән төрле соуслар кушарга мөмкин. Артык тозлы ризык күп ашау кан тамырлары тараюга, бөерләр эшчәнлеге начараюга китерүе хакында онытмагыз. Кайнар ризыкларга килгәндә, сыер яки каз ите урынына балык һәм башка диңгез ризыкларыннан менә дигән тәмле ашлар әзерләргә мөмкин. Табын артында озак утырмагыз. Тәнәфесләр ясагыз. Урамга чыгып, һафа сулап керегез, хәрәкәтләнегез”, - дип киңәш итә табиб Гөлсинә Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев