Район үзәк хастаханәсендә сәламәт яшәү рәвеше алып бару атналыгы игълан ителде
Чара 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан уза.
(6 апрель, “Апастово-информ”).
Район хастаханәсе табиблары сүзләренә караганда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инфекцияле булмаган авырулар 70% очракта вакытсыз үлемгә китерергә мөмкин.
- Сәламәт яшәү рәвеше алып бару гомер озынлыгын сизелерлек арттырырга сәләтле. 40-50 елдан соң гомер озынлыгын 12-17 елга арттырырга мөмкин.
- Алкогольне чамадан тыш куллану ир-атларның һәм хатын-кызларның гомер озынлыгын 5,9 һәм 4,7 елга, сәламәтлекне исә 4,2 һәм 2,6 елга кыскарта.
- Тикшеренүләр күрсәткәнчә, физик активлык барлык сәбәпләрдән үлем куркынычын киметә.
Сәламәт тормыш рәвеше алып бару: активлык, даими физик күнегүләр, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, сыйфатлы файдалы туклану, стресстан арыну организмны саклый, савыктыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев