Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Район үзәк хастаханәсендә вакцинация дәвам итә

Район үзәк хастаханәсендә пневмониягә каршы прививкалар ясала. Табиблар хәбәр итүенчә, соңгы вакытта пневмония белән авыручылар саны арткан.

(16 март, “Апастово-информ”).


Белгечләр ОРВИ, пневмония, грипп, “COVID-19” кичергән кешеләргә кабат чирләмәс өчен инфекцияләргә каршы вакцина ясатырга киңәш итә.
“Пневмониягә каршы прививка балаларга ике айлык вакыттан башлап ясала. Бер яшькә кадәр башланган очракта вакцина өч тапкыр кертелә, ике яшьтән соң исә бер генә тапкыр ясала. Аның саклау тәэсире якынча өч ел дәвам итә”, - ди Равилә Шакирова.
Хастаханәдә пневмониягә каршы берничә төрле вакцина кулланыла. Табиблар халыкны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга һәм вакытында прививка ясатырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев