Район халкының сәламәтлеген саклау һәм кайгырту – уртак максат
Апаста медицина хезмәткәрләре еллык эшчәнлек нәтиҗәләрен барлады, киләчәккә бурычлар билгеләде.
(18 февраль, “Апастово-информ”).
Район хакимиятенең актлар залында узган хисап җыелышында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Казан шәһәренең җиденче номерлы хастаханәсенең информацион-аналитика идарәсе мөдире Владимир Шерпутовский катнашты.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Алевтина Керимова үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, 2025 елда район үзәк хастаханәсе “Сәламәтлек”, “Демография” милли проектларын һәм “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасын нәтиҗәле тормышка ашырган.
2025 ел нәтиҗәләре буенча, районда үлүчеләр саны кимегән. Нигездә, райондашлар кан әйләнеше, сулыш, йөрәк, нерв системасы авыруларыннан вафат булган. Ашкайнату, сулыш алу әгъзалары, төрле шеш авыруларыннан вафат булу очракларының артуы күзәтелгән.
Район хастаханәсенең поликлиника бүлеге мөдире Филипп Карабанов белдерүенчә, райондашлар арасында авыруларны кисәтү чараларына зур игътибар бирелгән. Узган ел районда 6707 кеше диспансер тикшеренүе узган. 922 райондашыбыз диспансер тикшеренүенең икенче этабына җибәрелгән, 553 авыру очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева Апас районы хастаханәсе хезмәткәрләренең хезмәтен уңай бәяләп, уңышлар теләде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин район халкының сәламәтлеген кайгырту беренчел һәм уртак максат булуын әйтте. Авыруларны башлангыч чорында ачыклау эшенең мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук район хастаханәсенә медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү, аларны торак һәм җир белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Хисап киңәшмәсе тантаналы төстә тәмамланды. Озак еллар, аеруча нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының, район үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев