Табиблар диспансеризация узу - сәламәтлеккә куркыныч янаучы авыруларны вакытында ачыклау һәм дәвалау өчен ышанычлы ысул булуы хакында кисәтә.
(21 октябрь, “Апастово-информ”).
Район хастаханәсендә белдерүләренчә, профилактик чара "Дәвамлы һәм актив тормыш"милли проекты кысаларында уза.
“Диспансеризация хроник авыруларны һәм куркыныч факторларын иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә, шулай ук онкоскрининг тикшерүләрен дә үз эченә ала. Тикшерү ике этаптан торырга мөмкин. Беренче этапта гомуми тикшерүләр үткәрелепп, сәламәтлек төркеме билгеләнә. Кирәк булган очракта, пациент икенче этапка җибәрелеп, тирәнтен диагностика үткәрелә”, - дип белдерде табиблар.
Диспансеризация узу өчен эшләүчеләргә 1 көн ял, эшләүче пенсионерларга һәм пенсионерларга 2 көн ял бирелә
Нет комментариев