Район хастахансендә кан һәм сөяк мие донорлыгын популярлаштыру атналыгы игълан ителде
Ел саен Россиядә 1,5 миллионнан артык кеше кан салуга мохтаҗ. Бер кан доноры 3 кешене коткара!
(14 апрель, “Апастово-информ”).
Район хастаханәсе табиблары белдерүенчә, донорлык-ул канның бер өлешен, аның компонентларын, шулай ук башка тукымаларны яки органнарны дәвалау максатларында ирекле тапшыру. Кан һәм аның компонентлары донорлыгы иң киң таралган.
Кан һәм сөяк мие донорлыгы-ул шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне корбан итү акты, ул кешенең гомерен саклап кала ала. Донорлар ярдәмендә медицина учреждениеләре күчерү өчен кирәкле күләмдә кан һәм аның компонентларын тәэмин итә ала, шулай ук онкология һәм башка авыр авыруларны дәвалау өчен сөяк миенең үзара туры килә торган донорларын эзләү мөмкинлегенә ия була ала.
Ел саен Россиядә 1,5 миллионнан артык кеше кан салуга мохтаҗ. Бер кан доноры 3 кешене коткара! Фәнни тикшеренүләр һәм гамәли күзәтүләр 500 мл күләмендә кан тапшыруның зарарсыз һәм кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз булуын исбатлаган.
фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев