Районда 520 кеше мобиль поликникага мөрәҗәгать иткән
”Сәламәтлек” һәм “Демография” милли проекты кысаларында, районда күчмә-мобиль поликлиника эшли.
(11 апрель, “Апастово-информ”).
Район үзәк хастаханәсе мәгълүматлары буенча, мобиль поликлиника Каратун, Югары Ындырчы җирлекләрендә яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәткән. Барлыгы 520 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу атнада мобиль поликлиника Урта Балтай җирлегендә эшли.
“Мобиль поликлиникада Казан шәһәренең 7нче хастаханәсе белгечләре – невролог, кардиолог, күз табибы һәм кан тамырлары хирургы, травматолог, ревматолог, уролог кабул итә. Мобиль поликлиника табибларына язылу өчен фельдшерлар яисә участок табибларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мобиль поликлиника ай дәвамында булачак. Чирмешән, Олы Бакырчы һәм Шонгаты авылларына да киләчәк”, - дип хәбәр иттеләр район хастаханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев