Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Районда актив спорт төрләрен популярлаштыру атнасы уза

Табиблар актив спорт төрләре сәламәтлекне бик яхшы ныгытуы һәм кешенең психо-эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясавы хакында искәртә.

(28 август, “Апастово-инофрм”).



Авыруларны кисәтү, булдырмый калу максатыннан район хастаханәсе табиблары 25 – 31 августта актив спорт төрләрен популярлаштыру атналыгы игълан итте.
“Сәламәт яшәү рәвеше алып бару – һәр кешенең сәламәтлеген саклауның мөһим шарты. Сәламәтлеккә сакчыл карарга һәм аны балачактан сакларга кирәк. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мөһим. Бу максатларда балаларга һәм яшүсмерләргә авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау һәм дәвалауны вакытында башлау өчен профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация узарга киңәш ителә. Физик активлыкның түбән булуы йөрәкнең ишемик авыруын – 30%ка, 2нче типтагы шикәр диабетын – 27%ка, эчәклек һәм күкрәк бизе яман шешен – 21-25%ка арттыра”, - дип кисәтә табиблар.
Шулай ук район хастаханәсе табиблары сәламәтлекне тагын да арттыру өчен атнага уртача физик активлыкны 300 минутка кадәр яки интенсив активлыкны 150 минутка кадәр арттырырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев