Районда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясаталар
Сәламәтлек

Районда сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясаталар

Прививка ясату берничә сайлау участогында оештырылган.

(19 сентябрь, “Апастово-информ”).  

Район хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә районда гриппка каршы прививка ясату башланган. Бу эш сайлау участокларында да оештырылган.

“18 яшьтән өлкәнрәк булган райондашлар тавыш биргән вакытта ук сәламәтлеген дә кайгырта ала. Райондашларга гриппка каршы саклану чараларын алдан күреп, тыныч күңел белән яшәргә киңәш итәм”, - диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова. 

Каратун мәдәният йортында урнашкан 906нчы номерлы сайлау участогына килүчеләр дә прививка ясату мөмкинлегенә ия булды.

 


Нет комментариев