Районның ак халатлы һөнәр ияләренең хезмәте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бәяләнде
Медицина хезмәткәрләренә олы хөрмәт белдерелде.
(24 февраль, “Апастово-информ”).
Районда узган медицина хезмәткәрләренең хисап җыелышында игелекле хезмәт ияләренә рәхмәт сүзләре яңгырады. Озак еллар, аеруча нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә аеруча хөрмәт күрсәтелеп, аларның хезмәте республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан бәяләп үтелде.
Район хастаханәсенең фельдшер-лаборанты Люция Гатиятуллинага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау Грамотасы тапшырылды. Озак еллар намуслы хезмәте өчен район хастаханәсенең процедура кабинеты шәфкать туташы Гөлнур Минһаҗева, хирургия бүлеге шәфкать туташы Ләйсән Хафизова Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев