Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Репродуктив диспансеризация - сәламәт киләчәк гарантиясе

Репродуктив диспансеризация “Гаилә” милли проекты буенча уздырыла һәм ул булачак әти-әниләрнең репродуктив сәламәтлекләрен кайгыртырга ярдәм итә.

(17 февраль, “Апастово-информ”).



Әлеге төр диспансеризация хакында тулырак район үзәк хастаханәсе табибы Филипп Карабанов сөйләде.
- Филипп Николаевич, нәрсә ул - репродуктив сәламәтлек? Аңлатыгыз әле?
- Репродуктив сәламәтлек - кеше һәм гомумән җәмгыять сәламәтлегенең иң мөһим өлешләренең берсе. Ул балага узу һәм бала тудыру, сәламәт бала алып кайту, СПИД һәм венерик авырулардан саклау гарантияләре булып тора.
- Әлеге программа буенча тикшеренүләр кемнәргә тәкъдим ителә?
- Программа нигезендә, 18 яшьтән 49 яшькә кадәр һәрбер кеше әлеге диспансеризацияне үтәргә тиеш. Чөнки, диспансеризация үтеп, теләсә нинди авыруны да үз вакытында ачыклап була. Иртә ачыкланган чирне дәвалавы да җиңел һәм кеше гомерен дә саклап калу мөмкинлеге зур.
- Репродуктив диспансеризациянең максаты нидә?
- Репродуктив сәламәтлек буенча проблемалар хатын-кызда да, ир-кешедә дә булырга мөмкин. Күп очракта әлеге проблемалар тиз генә ачыкланмый. Әмма шул ук вакытта балагу узу яисә бала көткәндә кыенлыклар тудыра. Бу очракта ир һәм хатын әти-әни булу бәхетеннән мәхрүм була. Репродуктив сәламәтлекне тикшерү исә әлеге проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
- Тикшеренүләрнең тәртибе ничек?
- Тикшеренүләр ике этаптан тора. Ир-атлар башта хирург янында булалар, анкета сорауларына җавап бирәләр. Хатын-кызлар шулай ук электрон рәвештә анкета тутыралар. Аннары табиб-гинеколог карый, анализлар алына. Беренче этап нәтиҗәләре буенча табиб тарафыннан берәр нәрсә ачыкланса, ир-атлар да, хатын-кызлар да өстәмә тикшеренүләр узу максатыннан Казанга җибәрелә. Анда анализлар кабат алына, УЗИ тикшеренүе һәм кабат табиб консультациясе каралган. Болар барысы да бушлай башкарыла. Бары тик паспорт һәм медицина полисы кирәк булачак. Һәр кеше үз сәламәтлегенә җаваплы карап, вакытында тикшеренү узарга тиеш. Әти-әни булу - олы бәхет. Ә сәламәт балалар - безнең киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев