Россиядә канлы ютәл китереп чыгара торган вирус тарала, дигән хәбәр дөресме?
Масскүләм мәгълүмат чараларында канлы ютәл китереп чыгара торган вирусның барлыкка килүе турында яздылар. Роспотребнадзор аңлатма бирде.
Россиядә әһәмиятле мутацияле яңа вируслар яки башка шундый вируслар ачыкланмаган, дип хәбәр итә Роспотребнадзор матбугат хезмәте, дип яза РИА «Новости».
Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә Респиратор инфекцияләр төркеме буенча эпидемиологик вазгыять, ОРВИ, грипп, COVID-19 һәм хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуларын да кертеп, тотрыклы һәм тулысынча контрольдә тотыла, авыру дәрәҗәсе кими, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев