Сәламәтлеген кайгырткан кеше вакытында профилактик чараларын үтәргә тырыша
Апас үзәк хастаханәсендә дипансеризация үтү тәртибе белән якыннан таныштык.
(17 февраля, «Апастово-информ»)
Апас үзәк хастаханәсе баш табибы Алевтина Керимова сүзләренә караганда, 2025 елда 6707 кеше диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 361 кешедә йөрәк-кан әйләнеше, 16 кешедә яман шеш, 6 кешедә шикәр авыруы, 12 кешедә сулыш юллары, 29 кешедә ашкайнату органнары, 129 кешедә төрле авырулар ачыкланган.
Поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Рәисә Һидиятова барысын да төгәл аңлатып бирде.
“Участок шәфкать туташлары райондашларыбызны яшенә карап диспансеризация үтәргә чакыралар. Иң беренче булып медицина профилактика бүлмәсенә килергә кирәк. Анда шәфкать туташы анализлар бирергә, ЭКГ һәм табибларга юллама язып чыгара. Дипансеризация үтүче чират тормасын өчен анализ бирергә аерым ишектән керә, ике ЭКГ бүлмәсе булдырылды. Анализларны, табибларны үтеп чыккач участок табибына керәләр. Әгәр кешедә берәр төрле авыру табыла икән аны икенче этапта тирәнрәк тикшерергә җибәрәләр. Мәсәлән: маммография шикле чыкча УЗИ га, онкологка, анализда шикәр чыкса эндокринологка җибәрәләр. Авыру чыннан да бар икән, республика дәвалану учреждениеләренә юллама бирелә ”, - дип таныштырды ул.
Профилактика кабинеты шәфкать туташы Алсу Гарипова халыкны ачык йөз белән каршы ала, кан басымын, буен, авырлыгын үлчи, аннан юллама биреп озата.
“Диспансеризация үтүчеләр беренче минем янга керәләр. Биредә карточка ачыла, тест тутырыла, ризалык кәгазе тутырыла, кан басымы, күз басымын, буен-авырлыгын үлчибез. Анализлар тапшыру өчен шрих-кодлар бирәбез. Яшенә һәм җенесенә карап табибларга юллама язып бирәбез”, - дип таныштырды ул.
Морзалар авылының шәфкать туташы Илсияр Җамалиева 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге 11 егетне профилактик тикшерү узарга алып килгән.
“14 яшьтән башлап егетләрне һәр ел саен профилактик тикшерү узарга алып киләбез. Шул ук вакытта военкомат буенча да тикшерү үтәләр. Анализлар биреп, төрле белгечләрне үткәчтен балалар табибы карый. Авырулар табылса, ул бала күзәтү астына алына”, - дип сөйләде Илсияр ханым.
65 яшьтән өлкәнрәк райондашларны авыллардан махсус машина белән алып киләләр. Алар өчен гериатрия бүлмәсе эшли.
“Бер көндә 8 кеше килә. Авылдан шәфкать туташлары җыеп җибәрәләр, билгеләнгән социаль хезмәткәр алып килә. Анализлар тапшыралар, ЭКГ, маммография һәм башка бүлмәләрне үткәч бирегә киләләр. Шулай ук кан басымын, буен-авырлыгын үлчибез. Әгәр өстәмә зарлары булса табиблар монда кереп карыйлар. Дәвалану кирәк булса Урта Балтайдагы гериатрия бүлегенә юллама бирәбез”, - диде шәфкать туташы Эльвира Кәлимуллина.
Югары Балтайдан килгән абыйлар машина белән алып килеп диспансеризация үтүләренә бик канәгать.
“Ел саен шулай алып киләләр, карыйлар. Әле менә дәвалану алырбыз дип торабыз. Бик әйбәт карыйлар, чират та торасы юк. Табиблар үзләре кереп карыйлар”, -дип абыйлар уңайлы ягы белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев