Салкын тию белән гриппны ничек аерырга?
Район хастаханәсе табибы Гөлсинә Гайнуллина киңәшләрен бирде.
(4 сентбрь, “Апастово-информ”).
Гөлсинә Гайнуллина белдерүенчә, салкын тию – төрле вируслар тәэсирендә барлыкка килә. Аның беренче билгеләре – томау төшү, ютәлләү, тамакта авырту, температура күтәрелү. Грипп исә – сулыш юлларының грипп вирусы тәэсирендә каты инфекцион авыртуы. Каты респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) төркеменә керә. Грипп төрләре елдан-ел үзгәреп тора.
“Күпләр салкын тимәсен өчен алдан чарасын күрә.
Прививкаларга килгәндә, алар грипп белән авыруны җиңелчә үткәрергә мөмкинлек бирәләр. Прививка 65 яшьтән узган, шикәр чире белән, сулыш юллары, йөрәк, бавыр, бөер, яман шеш авырулары белән интегүчеләр өчен кирәк. Кешеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче, аеруча укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә беренче чиратта прививка ясатырга киңәш ителә” – ди Гөлсинә Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев