Сезгә В12 витамины җитәме?
Организм өчен бик кирәкле бу витамин җитешмәгәндә алты билге күзтелә. Сездә алар юкмы? Тикшереп карагыз!
В12 витамины җитешмәүче кешеләргә алты билге хас:
анемия (хәлсезлек, битнең аклыгы),
даими баш әйләнү,
куллар-аякларда чәнчеп тору тойгысы (покалывание),
мускуллар хәлсезлеге, аларның авыртып торуы,
нервлар зарарлану,
күз алмаларының җиңелчә сары төскә керүе.
В12 – яшелчә-җимешләрдә булмаган бердәнбер витамин. Кеше аны бары тик терлекләрдән алынган, җитештерелгән ризыклардан гына алырга мөмкин: ит, балык, сөт ризыклары, йомырка.
В12 витамины җитмәү организмга җитди йогынты ясый, күп тайпылышларга, авыруларга китерә. Хәтта йөрәк өянәге һәм инсультка кадәр.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-09-17/sezg-v12-vitaminy-it-me-2954015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев