Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сирень чәчәгеннән ясалган төнәтмә буыннар сызлавын баса

Сирень куаклары чәчәккә төренде.

Димәк, аңардан бик шәп төнәтмә ясар вакыт җитте. Ул буыннары сызлаудан интегүчеләр өчен яхшы һәм сыналган дәва булачак. Бу хакта «Кызыл таң» сайтында хәбәр ителә.

Төнәтмә болай әзерләнә: 0,7 литрлы банкага сирень чәчәкләрен тыгызлап тутырыгыз һәм өстенә савыт тулганчы аракы салырга. Аннары, капкачын ябып, караңгы урынга 20-30 көнгә алып куярга кирәк. 1 айдан соң сыекчаны сөзәргә.

Сирень төнәтмәсе белән сызлаган аякларыгызны уыгыз. Файдасын үзегез дә тоярсыз. Сәламәт булыгыз!» – диелгән хәбәрдә.

Искәрмә: төнәтмәне эчәргә ярамый! Аны бигрәк тә балалар кулы җитмәслек урынга алып куегыз.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/siren-cacagennan-yasalgan-tonatma-buynnar-syzlavyn-basa-5866339

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев