«Стресс йөзегездә яза: ничек эчке кичерешләр тышкы кыяфәтегезне боза?»
Сәламәтлек

«Стресс йөзегездә яза: ничек эчке кичерешләр тышкы кыяфәтегезне боза?»

Кешенең эчке халәте — аның көзгесе.

Белгечләр раслаганча, безнең рухи кичерешләр, куркулар һәм үпкәләр тышкы кыяфәткә турыдан-туры йогынты ясый. Ә сез моны сизәсезме?

  • Бит шешү һәм ялкынсынулар — стрессның беренче кыңгыравы. Нерв киеренкелеге лимфага, сулышка, йөрәк ритмына бәрелеп, организмда сыеклык тоткарланышына китерә.

  • Кинәт килгән артык авырлык — эчегездәге тотрыксызлыкның тышкы чагылышы.

  • Маңгайдагы тирән җыерчыклар — эчегездәге даими киеренкелекне фаш итә.

  • Кинәт күпләп чәч коела башласа — бу, бәлки, сезнең ата-анагыз яки гаиләгез белән эчке бәрелешегезнең билгеседер. Күпме үпкә саклыйсыз?

 Ә менә тешләр белән проблемалар — бу тормышта “тешегез үтмәү”нең ачык симптомы. Сүзләрегезне эчкә йотып, тешләрегезне кысып яшәү иртә картайтуга да китерә икән.

зубы
Тешләрегез сәләмәт һәм чиста булырга тиеш
Фото: Magnific

Бавыр — сезнең ишеткәнегезне, күргәнегезне кабул итмәүдән авырта. Ә күзләрнең саргаюы — игътибар бирергә вакыт җиткәнлеген әйтә.

Нишлибез? Стрессны эчегездә бастырмагыз. Үпкәләрегезне әйтегез, якыннарыгыз белән сөйләшегез, үзегезне тыңлагыз. Организм сезгә сигнал бирә — аны ишетегез!

Исегездә тотыгыз: тыныч эчке дөнья — сау тышкы кыяфәтнең нигезе. 

Чыганак: «Кызыл Таң»


Нет комментариев