Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Суган ашы телеңне йотарлык була!

Дуслар, сезнең Франциягә барганыгыз бармы? Минем дә юк. Ә Эйфель манарасына карап, Париж кафесында бөтен дөньяга билгеле суган ашы белән сыйланып утырасы килә кайчак... Манарасын күрмәсәк тә, ашын үзебез дә әзерли алабыз бит! Аның өчен үзебезнең бакчаларда яңа өлгергән ак суганнар кирәк тә инде!

Французларның билгеле классик суган ашын әзерләү өчен безгә кирәк булачак:
ак суган — 500 грамм;
тавык яисә сыер итеннән шулпа — 500 миллилитр;
акмай — 30 грамм;
бераз гына тимьян (кипкәне дә, яңа өзелгәне дә ярый);
сыр —100 грамм;
ярты багет яисә ак икмәк.

Суганны вак итеп турап, тирән табада яисә казанда акмайда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. (Оста пешекчеләр моны озак итеп, көйдермичә кыздыра белә). Суган өстенә 200 миллиграмм шулпа, бераз гына тимьян салабыз һәм шулпаның куерганын көтәбез. Соңыннан тагын 200 миллиграмм шулпа салабыз һәм анысының кайнап, парга очып, кимүен көтәбез. Шуннан соң калган шулпаны салабыз. Аш уртача куелыкта булырга тиеш.

Сырны кыргычтан үткәрәбез, багетны телемләп кисәбез һәм тостлар ясыйбыз. Тостер булмаса, коры табада кыздырып алырга була.
Суган ашын өлеш савытларына яисә тәлинкәләргә тутырмыйча салып чыгабыз. Һәр тәлинкәгә сыр сибәбез, өстенә кыздырылган багет кисәкләре куябыз һәм аларның өстенә янә сыр сибәбез. Хәзер сыр эрегәнче аларны микродулкынлы яисә гади мичкә куеп тотып алабыз.

Ашар алдыннан янә бераз тимьян сибегез һәм аш эчендәге икмәкне кисеп ашар өчен пычак һәм чәнечке дә алыгыз. Чын французлар кебек инде!
Тәмле булсын!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-09-15/sugan-ashy-tele-ne-yotarlyk-bula-2950839?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев