Көзен карбыз һәм кавын куллану организм өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-диетолог Римма Мойсенко сөйләде.
«Көз көне ашказаны-эчәклек системасының хроник авырулары кискенләшү вакыты. Карбыз яки кавынның бераз зуррак дозасы гастрит, панкреатит өчен триггер булырга мөмкин. Татлы продукт ашказаны асты бизенә тискәре тәэсир итә», - дип сөйләде эксперт «Радио 1» әңгәмәсендә.
Мойсенко шулай ук карбыз һәм кавын аркасында барлыкка килергә мөмкин булган бактериаль үсеш турында да кисәтте.
«Көзен кавын-карбыз ашау шартлы-патоген флора һәм кандидоз үсешен көчәйтә», - дип аңлатты ул.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tabib-koz-kone-karbyz-ham-kavyn-asaunyn-zyyany-turynda-soilade-5928312
Нет комментариев