Татарстанда әлеге атнада 11,3 мең кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган
Үткән атнада Татарстанның 11 304 кешесе грипп һәм ОРВИ белән авырган.
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Бу узган атнадагы белән чагыштырганда бераз күбрәк – 7 процентка арткан. Шулай да без дүртенче атна рәттән гомуми авыручанлыкның кимевен билгелибез. Гриппның өлеше кими – бүген ул 11 процент тәшкил итә», – диде Авдонина.
ОРВИ белән авыручанлык дәрәҗәсе эпидемия чигеннән 46 процентка түбәнрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев