Реклама
Сәламәтлек
Тешләрне чистартудан котылачакбыз
Сербия университеты белгечләре җитәкчелегендәге Халыкара тикшеренү командасы тешләрне яңа төрле чистарту ысулын эшләгән.
Моның өчен микророботлар файдаланыла. Ул магнит кыры ярдәмендә идарә ителә торган тимер оксидының кечкенә өлешләреннән гыйбарәт. Модельләрдә һәм чын тешләрдә тест үткәрү югары нәтиҗәлелекне күрсәткән. Проектны эшләүчеләр фикеренчә, микророботларны урнаштыру тешләрне чистарту процессын гадиләштерәчәк, ул щетка, теш җепләре һәм авызны чайкау кебек мәшәкатьләрдән коткарачак.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-07-17/teshl-rne-chistartudan-kotylachakbyz-2876548
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев