Апас волейболчылары зур уңыш яулады
Спорт

Апас волейболчылары зур уңыш яулады

Районның волейболчы егетләре командасы “Татарстан – новый век”-“Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призларына узган волейбол буенча финал ярышларында икенче урынга ия булды.

(20 октябрь, “Апастово-информ”).

  25 елдан артык «Татарстан - Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте республика шәһәрләре һәм районнарының ир-атлар, хатын-кызлар һәм ветераннар командалары өчен волейбол турнирлары үткәрә. "ТНВ" кубогы күркәм традициягә һәм спорт элемтәләрен ныгыту чарасы булып тора.

“Быел ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышларында Татарстанның 43 районыннан 77 команда, 740 уенчы катнашты. Апасның волейболчы егетләре матур уен күрсәтеп, финалга үтте һәм 2 урынга лаек булды, - дип хәбәр итте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.


Нет комментариев