Апасның яшь хоккейчылары Мамадышта узган турнирда беренче урынны яулады.
Мамадыш шәһәрендә 2015нче елгы яшүсмерләр арасында хоккей турниры узды. Россия белән Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең берләшүенә багышланган ярышларда алты команда катнашты.
Бозда Мамадышның “Олимп”, Яр Чаллы шәһәренең ике командасы, Минзәләнең “Кречеты”, Теләченең “Торнадо” һәм Апасның “Армада” командалары көч сынашты.
Турнир барышында Апасның яшь хоккейчылары югары осталык күрсәтте. Нәтиҗәдә, районыбызның “Армада” командасы барлык көндәшләрен узып, беренче урынны яулады! Хоккейчыларны турнирга команда тренеры Булат Хисамов әзерләде.
Афәрин, “Армада”! Алда да яңа җиңүләр, зур спорт уңышлары насыйп булсын!
Нет комментариев