Районда спортчы әтиләр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узган
Спорт

Районда спортчы әтиләр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узган

Апас спорт мәктәбендә хезмәт итүче ир-ат хезмәткәрләр осталыкларын сынаган.

(19 октябрь, “Апастово-информ”).

  Спорт чарасы Әтиләр көне уңаеннан оештырылган. Спорт мәктәбендә хезмәт куючы ир-атлар дусларча теннис өстәлләре артында очрашып, үзара өстәл теннисы уйнау буенча тәҗрибәләрен уртаклашканнар, осталыкларын күрсәткәннәр. Нәтиҗәдә, Фәяз Миңнуллин беренче урынны, Рөстәм Бикмөхәммәтов икенче урынны, Илгизәр Сираҗев өченче урынны яулаган.


Нет комментариев