Спорт

Татарстан спортчысы Екатерина Кошкина көрәш буенча дөнья беренчелегендә җиңде

Финалда ул Кытай вәкиле Ютси Жаодан өстен чыкты, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.

Кызлар 65 килограммлы авырлык категориясендә чыгыш ясады. Турнир 12-18 октябрьдә АКШта уза.

Кошкинага - 23 яшь. Ул - тумышы белән Чувашиядән, 2019 елдан Татарстанда шөгыльләнә. Бу аның чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң яулаган беренче халыкара медале.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ekaterina-koskina-iz-tatarstana-pobedila-na-pervenstve-mira-po-borbe-5930747


Нет комментариев