Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Июнь кемнәргә сөенечле көннәр әзерли?

2024 елның июнендә йолдызлар өч билге вәкиле өчен аеруча якты елмаячак, дип ышандыра астрологлар.

Марс һәм Венера Үгезбозауларга бик күп бүләкләр вәгъдә итә!
Кадерле Үгезбозаулар, Венера сезгә тормыш тәмен татып яшәргә киңәш итә. Сезне искиткеч һәм романтик көннәр көтә, аеруча мәхәббәттә. Үзегезне ышанычлы хис итәрсез, яратырсыз һәм онытылмаслык мизгелләр кичерерсез.
Эштә сезне шулай ук иминлек көтә. Марс күп энергия бирәчәк, шуңа күрә барысын да контрольдә тота алырсыз һәм бернәрсәгә дә, беркемгә дә үзегезне рәнҗетергә һәм юлдан яздырырга рөхсәт итмәячәксез. Барлык эшләрне тыныч кына башкара алырсыз, бу айда финанс табышына ирешерсез.

Кыслаларны һөнәри уңышлар көтә!
Июнь аенда Кыслаларны искиткеч вакыйгалар тулы атналар көтә. Әгәр дә сез интуициягә ышансагыз һәм кыю булсагыз, бик күп мөһим үзгәрешләргә ирешә аласыз, Кыслалар. Үз көчегезгә ышаныгыз һәм тормышка ашырыгыз! 17 июньне календарьда кызыл төс белән билгеләп үтегез, чөнки бу көнне язмыш сезгә аеруча илтифатлы булачак һәм искиткеч мөмкинлекләр бирәчәк.
Мәхәббәткә сусаган Кыслалар бу юнәлештә адымнар ясый башларга тиеш. Тирә-юньдәгеләргә якынлашыгыз һәм аларга үзегезнең матур табигатегезне ачыгыз — ай ахырына сез хыялыгыздагы кеше белән бәхетле булачаксыз!

Арысланнар мәхәббәт оҗмахына эләгәчәк!
Июнь аенда сезгә дә бәхет юлдаш булачак, кадерле Арысланнар. Әгәр дә сезне даими кочаклап торган ышанычлы куллар булса, алда сезне һәм иптәшегезне икенче яз көтә. Сез икенче яртыгыз белән бик яхшы аралашырсыз, мөнәсәбәтләрдә ромнтика күп булыр.
Ләкин парсыз Арысланнар да күңелле һәм флирт белән тулы мавыктыргыч айга өметләнә ала. Ачык, аралашучан һәм кызыксынучан булыгыз — аннары нәрсә булганын үзегез күрерсез!
Июнь уртасыннан Арысланнар элекке өметсезлекләрен артта калдырып, кирәкмәгән эмоциональ багаждан азат була алачак. Бу шатланып алга барырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук рухи һәм физик халәтне ныгытачак. Эштә лидерлык сыйфатларын күрсәтә аласыз. Кешеләр сезне кадерләр һәм казанышларыгызга сокланыр, сезгә күбрәк җаваплылык йөкләрләр.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-06-03/iyun-kemn-rg-s-enechle-k-nn-r-zerli-3795652?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев