Реклама
ЮХИДИ хәбәр итә
Футбол – мавыктыргыч уен
Футбол буенча узган зонакүләм ярышларда тренер Рөстәм Бикмөхәммәтов җитәкчелегендәге 1999-2000 елгы Апас егетләре командасы I урынны яулап, финал ярышларында катнашу хокукы алган иде.
19-22 июнь көннәрендә алар Бөгелмә шәһәрендә узган финал ярышларында да уңышлы чыгыш ясадылар. Футболчылар кайбер шәһәр командаларыннан да өстен чыгып, 5 урынны яуладылар. "Егетләр футбол түгәрәгенә теләп йөриләр, тренеровкаларны калдырмаска тырышалар, үзара да ярышлар оештырабыз, һаман камиллеккә омтылабыз", - ди Рөстәм үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев