Әлмәт районында Казан-Оренбург трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.
Юл-транспорт һәлакәте төнлә автомобиль юлының 245нче километрында килеп чыккан. Алдан билгеле булганча, “Lada Niva” автомобиле юл кырыенда туктап торган “КАМАЗ” машинасына бәрелгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел автомобильгә җитди зыян килгән. “Нива” йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев