Махсус хәрби операөия ветераны, 4 ел дәвамында Ил иминлеге сагында торган Заготзерно егете Раил Хәеров махсус хәрби операция эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнде.
“Махсус хәрби операциядә булучылар белән эшләрне - эшкә урнаштыру, инвалидлык алу, социальләштерү мәсьәләләрен бергәләп хәл итәчәкбез”, - диде район башлыгы һәм чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә әлеге вазифага Раил Хәеровны тәкъдим итте.
Заготзерно бистәсендә яшәүче Раил Хәеров махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән бирле Ил иминлеге сагында булды. Мобилизациянең икенче төркеме белән үк тынычлык сагына басты, ирекле батальонның штурм группасы командиры булып хезмәт итте.
Раил Хәеров намуслы хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатларына һәм “Хәрби батырлыгы өчен”, Суворов медальләренә лаек булды.
Нет комментариев