Иске Әнәле мәчетендә мәүлид кичәсе узды
Дин

Иске Әнәле мәчетендә мәүлид кичәсе узды

Иске Әнәле авылы мәчетендә изге мәүлид кичәсе узды. Бу чара ир-атлар өчен махсус оештырылган иде.

  Иске Әнәле авылы мәчетендә ир-атлар өчен мәүлид кичәсе узды. Мәҗлестә катнашучылар Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышы һәм күркәм әхлагы турында вәгазь тыңлады.

  Кичә барышында якташыбыз Наил Гобәйдуллинга “Апас азаны - 2026” балалар бәйгесен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.  

  Мәҗлес дини-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту һәм бердәмлекне арттыруга юнәлдерелгән күркәм чара булды.


Нет комментариев