Җәмгыять һәм без

Мәрҗани фильмы Лондонга юл тота

Татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани тормышына багышланган нәфис фильмны Лондонда да күрсәтергә ниятлиләр. Картинаны чит ил фестивальләрендә тәкъдим итү планлаштырыла. Бу хакта Ташкент шәһәрендәге Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә.

  Фильмның сюжеты – Мәрҗанинең балачагы, аның Сәмәрканд һәм Бохара шәһәрләрендә белем алу еллары. Төшерү эшләре Татарстан һәм Үзбәкстан территориясендә алып барылган. Картинаны иҗат итүдә 1113 кешедән торган зур коллектив катнашкан.

  Хәзерге вакытта фильмның татар һәм үзбәк телләрендәге версияләре әзер. Шул ук вакытта инглиз теленә тәрҗемә дә бара. Алга таба тасманы гарәп илләрендәге мөселман халкына да тәкъдим итү, шулай ук төрле халыкара фестивальләрдә катнаштыру күздә тотыла.

  Әлеге көндә фильмны 20 дән артык фестивальгә илтү планлаштырыла. Киң прокатка ул фестивальләрдән соң гына чыгачак. Ә Лондон – бу озын юлдагы беренче мөһим тукталыш.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев