Карамасар авылында яшәүче Зәйтүнә әби Әюпова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(7 сентябрь, “Апастово-информ”).
Зәйтүнә әбинең тормыш юлы - авыр сынаулар, тырыш хезмәт һәм сабырлык белән үрелгән гыйбрәтле гомер. Ул - сугыш чоры баласы. Балачагы, яшьлек еллары җиңел булмаган. Ул еллардагы ачлык-ялангачлыкны, якыннарын югалту ачысын бүген дә күз яшьләре белән искә ала.
“Сугыш безгә бик күп хәсрәтләр китерде. Миңа тугыз яшь иде. Башта бер-бер артлы абыйларымны сугышка алдылар, аннары әтиемне озаттым. Әнием бер кочак бала белән калды. Ашарга да, кияргә кием дә, пичкә ягарга утын да юк. Әни елый, без елыйбыз. Сыер асрасаң - маен, сарык асрасаң - итен, йонын, келәттә булган азмы-күпме икмәген дә алып чыгып китәләр. Берни эшләр хәл юк - барысы да фронтка, солдатларга китә. Кырларда хәтта атлар да калмады. Ачлык-ялангачлык үзәккә үтте. Күп балалы булгач, безнең гаиләгә аеруча авырга туры килде. Язга чыккач, алабута, кычыткан, ат кузгалагы, черегән бәрәңге, арыш валчыклары ашап үстек. Гомерем авыр хезмәт белән узды. Дүрт ай буе урман кисүдә дә катнаштым. Ул чорда хатын-кызларга окоплар да казыта, урман да кистерә иделәр, - дип искә ала Зәйтүнә әби сугыш елларын.
Сугыштан соң да тормыш җиңеләйми. Зәйтүнә әби гомер буе колхозда тырышып хезмәт итә. Печәнен дә чаба, саламын да ташый, ындыр табагында да эшли, сарыклар, үгезләр дә карый. Дүрт елга якын Горький шәһәрендә тимер юлда эшләргә дә туры килә.
“Тормыш иптәшем Гайсар белән дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Аның гомере дә колхоз хезмәтендә узды, 15 ел бригадир булып эшләде. 60 елга якын бергә гомер иттек. Озак авырып, урын өстендә ятканнан соң вафат булды. Никадәр тәрбияләсәк тә, үлем тырнагыннан алып кала алмадык, - дип дәвам итә әби.
Зәйтүнә әбинең гомер юлында хәсрәтле көннәре күп булган. Олы улы Рәисне һәм ике киленен дә соңгы юлга озатырга туры килгән. Бу хатирәләрне искә төшергәндә, әбинең күзләре яшь белән тула.
Бүген исә Зәйтүнә әбинең тормышы җитешле, кадер-хөрмәттә уза. Ул улы Мөдәрис абый белән бергә яши. Балалары, оныклары әбиләренең хәлен белеп, кайтып-китеп торалар, игелекләрен күрсәтеп, җылы сүзләре белән сөендерәләр.
“Әниебез, Аллага шөкер, әле әйбәт. Зиһене дә әйбәт, үз аягында, үз җае белән йөри ала. Шуңа да сөенәбез. Әти-әни безне авырлыкларга бирешмәскә, тормышны, кешеләрне яратып яшәргә өйрәттеләр. Аларның тәрбиясе безгә тормышта бик ярдәм итә”, - ди Мөдәрис абый.
Олуг юбилее уңаеннан Зәйтүнә әбине авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев котлады. Ул район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләмен һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл мәдәният йорты мөдире Роза Нуриева да юбилярны күчтәнәчләре белән сөендерде.
Нет комментариев