Җәмгыять һәм без

Гаилә белән телевизор янына: ТНВ сайлау алды марафонын башлый

ТНВ телерадиокомпаниясе 20 сентябрьдә зур телемарафон уздыра.

  «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» дигән 14 сәгатьлек махсус чыгарылыш эфирга чыгачак. Трансляция шулай ук ТНВның «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә дә барачак.

Телемарафон иртәнге 8:00 сәгатьтә старт алып, кичке 22:00 кадәр дәвам итәчәк. Студия кунаклары – Татарстанның танылган гаиләләре, хезмәт династияләре вәкилләре, тормышларын яңа гына башлаган яшь парлар, шулай ук бергә озак еллар яшәүче тәҗрибәле парлар. Һәрберсенең үз хыяллары, үз тәҗрибәсе һәм сайлауга мөнәсәбәте бар.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев