Урта Балтай волонтерлары хәрбиләр үтенече буенча кабат махсус дәвалау мазьлары әзерләгәннәр.
Көзге салкыннар, дымлы һава торышы якынлаша. Мондый вакытта егетләребезнең сәламәтлеге аеруча мөһим. Әлеге файдалы мазьлар илебез сагында торучы хәрбиләргә салкын тиюдән һәм төрле җәрәхәтләрдән сакланырга ярдәм итә.
“Һәрбер савытны әзерләгәндә күңел җылыбызны, күңел түреннән чыккан изге теләкләребезне дә салдык. Кечкенә генә булса да, бу ярдәмебез егетләребезгә көч һәм җылылык бирсен, аларга безнең һәрвакыт янәшә булуыбызны, исән-сау әйләнеп кайтуларын көтүебезне тоярга ярдәм итсен иде”, - ди Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Нет комментариев