Морзаларда Гатауллиннар капка төбендә кич утырдылар
Җәмгыять һәм без

Морзаларда Гатауллиннар капка төбендә кич утырдылар

Әлеге «Авылым кичләре» дип исемләнгән капка төбендә кич утыру бәйрәме бөтен авыл халкы өчен үткәрелде.

(7 сентябрь, “Апастово-информ”).

 Оештыручысы – Фәнис һәм Гөлназ Гатауллиннар гаиләсе, аларның балалары.Кичә авыл тарихына, аның кешеләренә багышлап, матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Чәй өстәле әзерләнде, самоварлар кайнады, уеннар да булды.

“Авыл җирлеге башлыгы, Каратун мәдәният йорты һәм китапханәсе кызлары, Дәүләки, Ябалак клубы мөдирләре, Равил абый Булатов, авыл мулласы, катнашты. Өстәлгә авыл халкы да буш килмәде, барсы да пешереп тә алып килделәр, Гөлнара һәм Ринат Гараевлар, Радик Исмәгыйлев бүләкләр алырга булыштылар, Ришат һәм Илсөяр Хәсәновлар пылау, Гатауллин Илшатлар шашлык пешереп сыйладылар”, - ди бәйрәмне оештыручы, китапханәче Гөлназ Гатауллина.

  Капка төбендә кич утыру бүләкләрсез дә булмады. Балалары махсус хәрби операциядә булган әти-әниләр, волонтерлар, йорт тирәләрен чәчәккә күмгән авылдашлар, авылның иң өлкән кешесе, иң нәни бала, яңа йортка чыгучы гаилә, озак еллар парлап гомер итүчеләр, иң күп китап укучы өлкәннәр, китапханә тормышында актив катнашучы, матур әдәбият сөюче өлкәннәр, быел мәктәпкә керүче балалар, иң яхшы укучылар түргә чакырылып бүләкләнде. Балаларга, теләүчеләргә өлкәннәргә дә рәхәтләнеп, туйганчы баллы мамык белән бушлай сыйлану мөмкинлеге булды.

“Авыл гармун моңнарына күмелде. Авылдашлар аралашты, сыйныфташлар очрашты, дуслар күреште. Шәһәрләрдән дә кайтучылар күп иде. Төнгә кадәр биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар. Барлык булышучыларга, катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, - ди Гөлназ Гатауллина.

Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев Гатауллиннар гаиләсенә рәхмәтен җиткерде.

Радик исмагилов
Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев

“Гатауллиннар Морзаларда үрнәк гаилә булып тора. Үзләренең намуслы хезмәтләре, тормыш-яшәешләре белән авылыбызның яме булып, халыкны берләштереп торалар. Гөлназ Гатауллина җитәкчелегендәге волонтерлар да махсус хәрби операция башланган көннән башлап зур көч куялар. Егетләргә барган күчтәнәчләребез, сезнең куллардан киткән ярдәм көч бирә”, - диде ул.


Нет комментариев